Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсенең "Сәяр"енә халык ансамбле исеме бирелде
"Сәяр" вокаль ансамбле инде җиде ел тамашачыларын үз иҗаты белән сөендерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", "Алга"). Шушы көннәрдә ТР мәдәният министры боерыгы белән Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Сәяр"гә халык ансамбле исеме бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Сәяр" вокаль ансамбле инде җиде ел тамашачыларын үз иҗаты белән сөендерә. Бу вакыт эчендә коллектив авылдашларының гына түгел, ә республиканың күп кенә районнары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күңелен әсир иткән.

Алар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.Ансамбль талантлы керәшен яшьләрен берләштерә.
Соңгы елларда алар иҗатларында үз халыкларының онытылып барган мәдәниятен күрсәтергә тырыша, борынгы җырларны башкаралар, сәхнә костюмнарында борынгы милли киемнәрне чагылдыралар, керәшен халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышалар.
Әлбәттә инде, өлкән буын кешеләре өчен генә түгел, ә яшьләр өчен дә кызыклы булсын өчен иҗатларына заманча бизәлешләр кертәләр.
Халык ансамбле исемен алу уңаеннан, яшь коллектив зур концерт оештырды, анда балалар авылдашларының яраткан җырларын башкардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз