news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсендә "Ягымлы яз" керәшен гүзәллек конкурсына әзерләнәләр

Быел конкурста күрше-тирә керәшен авылларының чибәрләре дә катнашачак.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). 13 апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында "Ягымлы яз" керәшен гүзәллек конкурсы узачак. Быел бәйге бишенче тапкыр уздырыла. Бу турыда "Туганайлар" газетасы хәбәр итә.

Юбилей елы булганлыктан, бәйгенең уздыру форматына да зур үзгәрешләр кертелгән. Башка елларны бәйгедә авыл кызлары гына көч сынаша иде. Быел конкурста күрше-тирә керәшен авылларының чибәрләре дә катнашачак, дип хәбәр итә "Сәяр" ансамбленең җитәкчесе Айдар Маннапов.

Болай барса, "Ягымлы яз" районкүләм конкурсына әверелеп куюы да ихтимал.

Шулай ук яз бәйрәменә башка керәшен авыллары ансамбльләре дә көтелә. Моннан тыш, тамашачылар өчен авылның "Сәяр", "Чулпы" ансамбльләре катнашындагы җыр-биюле, кызыклы концерт программасы әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot