Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе музеенда ремонт эшләре башланды
Ремонт эшләрен район бюджеты финанслый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", "Алга"). Керәшен Сәрдәсе авылында уникаль музей бар, ул керәшен халкының тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Күптән түгел генә биредә зур ремонт эшләренә керештеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Безнең музейның бинасы үзегенәдә зур тарихи кыйммәткә ия. Әлеге ике катлы йортны земство мәктәбе укытучысы, тугыз бала атасы Николай Максимов-Сердинский төзегән", - диде Питрәчнең туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Олег Волков.
Хәзер Сердинскийлар нәселенең йортында этнографик музей урнашкан. Ремонтны музейның иң кечкенә бүлмәсеннән башлаганнар. Ул иң беренче булып төзелгән икән.
Ремонт эшләрен район бюджеты финанслый. Хәзерге вакытта ремонт эшләренең беренче этабы бара. Икенче этапта ишегалдын төзекләндерергә, коймалар һәм капка куярга планлаштырыла. Бу музейның районның туристик маршрутында лаеклы урын алуын телиләр.
Керәшен Сәрдәсе авылындагы музейга 1986 елда нигез салына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз