Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылындә Франция кунагын кабул иттеләр
Кунаклар керәшен халык иҗаты белән таныштылар, җирле музейда да булды.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә филология фәннәре докторы, Франциядәге Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры Ален Вио, Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева килде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
"Чулпы" халык ансамбле аларны җыр белән каршы алды, тәмле коймак белән сыйлады, ә "Моңлы тамчы" мәктәп фольклор коллективы алар өчен мини-концерт оештырды.
- Без Франция-Россия проекты кысаларында фәнни максат белән кече телләрне өйрәнергә килдек, - диде Франция кунагы. – Татарстан безнең өчен диалектлары, милли тел формаларының төрлелеге белән аеруча кызыклы. Күргәнебезчә, керәшеннәр мәдәнияте яхшы сакланган. Биредә, кечкенә генә Керәшен Сәрдәсе авылында да, зур Казан шәһәрендә дә рухи кыйммәтләрне сакларга омтылу, бу мәсьәләгә профессиональ якын килү сизелә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.
- Безнең Татарстанда күптөрле милләт кешеләре бергә тату яши, бер матур чәчәк бәйләмен хәтерләтә, алар арасында керәшеннәр дә матур чәчәк кебек, - дип ассызыклады авыл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Фадеева. – Үзебезнең бай мирасыбызны һәм кыйммәтләребезне без фольклорны белгән һәм яраткан балаларга тапшырабыз, ата-бабаларыбыздан килгән бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә онытмыйбыз.
Кунаклар керәшен халык иҗаты белән таныштылар, җирле музейда да булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз