news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Күн авыл җирлегендә яктырткычлар икеләтә артты

Авыл җирлекләрендәге проблемалы һәм борчулы мәсьәләләр, кагыйдә буларак, төзекләндерүгә кагыла.

 (Питрәч, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Питрәч районы Күн авыл җирлегендә яктырткычлар икеләтә артты, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләрендәге проблемалы һәм борчулы мәсьәләләр, кагыйдә буларак, төзекләндерүгә кагыла. Элек-электән күп кенә авылларда юл өзеклекләре урамнарны елгага әверелдергән һәм хәзер дә әверелдерә дип әйтергә була – алар аша үтеп йөрерлек түгел. Ә көзен, көн кыскарганда, урам юллары аша йөрү бөтенләй кыенлаша. Шуңа күрә юлларны ремонтлау, төзекләндерү һәм урамны яктыртуны модернизацияләү – үзара салым программасының иң төп максаты булып тора.

 Һәм әлеге эшләрнең иң кызган чагы нәкъ тә көз айларына туры килә. Бу средстволар җыюдан алып, эшләрне башкару өчен республика һәм аукционнардан акча алуга кадәр һәрбер этап тәртибе белән бәйле. Шуңа күрә күп кенә авыл җирлекләре нәкъ тә хәзер үзгәреш кичерә. Эшчеләр бригадасы Күн авылы җирлегендә дә хезмәт куя.

- Быел авыл халкы средстволарны урамны яктыртуга һәм Күн авылында иң үзәк урамнарының берсе, Конов урамына вак таш җәюгә юнәлдерергә карар итте, - ди авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов. – Без, соңгы өч елда инде күп нәрсәләр эшләдек, һәм киләсе елга да инде планнар бар. Кызыл Яшьләр авылындагы чишмәгә кадәр булган юлны төзекләндерергә карар иттек, аннан күп кеше су ала, чөнки аның суы тәмле дә, файдалы да. Һәм тагын әле без Әлбәден авылында Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт иткән герой-якташларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл куячакбыз. Хәзергесен инде яңартып булмас, дип уйлыйм – ул инде бик искергән, шуңа күрә яңа кирәк.

Бүгенге көнгә килгәндә, кичләрен авыл җирлегендә инде яктырак була башлады. Яктырткычларны инде узган ел алыштыра башладык, Әлбәденнең ике урамындагысын яңарттык. Ә хәзер элек авыл урамнарын яктырткан иске 98 яктырткычны яңаларга, экономияле, заманча, энергияне аз сарыф итә торганнарга алыштырдык. Аларны ике тапкырга күбрәк урнаштырдык – хәзер алар 185. Җирле халык мондый үзгәрешләрдән канәгать, күпләр инде бәя бирде һәм хуплады.

Ә менә Конов урамына вак таш җәю мәсьәләсе күпләр өчен аңлаешсыз. Мондагы эшләр әле тәмамланмаган, вак ташны җәеп, урам участогы буенча таратканнар, әмма тигезләмәгәннәр, шуңа күрә бу эшкә бәя бирү әлегә кыен. Моннан тыш, төзелеш техникасы юл кырыйларын пычраткан. Әмма монда инде берни эшләп тә булмый, эшнең үтәлүе бик күп факторлардан тора.

Тагын бер нюанс бар – вак ташны бөтен урамга түгел, аның бер участогына гына җәйгәннәр – 485 метр. Программада күпләр катнашуына карамастан, средстволар планлаштырылганча йөз процент җыелмаган, димәк, финанслаштыру да тулы күләмдә бирелмәгән, моннан чыгып, күбрәк акчаны максималь дәрәҗәдә нәтиҗәлерәк файдаланып, эшләргә дигән нәтиҗә ясалган да инде.

Үз авылларында тормышны яхшырту мөмкинлегеннән питрәчлеләр киләсе елда да файдалана алачак. Кайбер авырлыкларга да карамастан, аларың күпчелеге үзара салым программасының нәтиҗәле булуы белән килешер һәм аны хуплар, мөгаен.

Күн авыл җирлегендә үзара салым программасында авыл халкының 95 проценты катнашкан. Барлыгы 308000 сум җыелган, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100