news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Көек авылында проблемалы 4 йортны 2018 елда тапшырачаклар

Районда катлаулы объектларны киләсе елның 3 нче кварталына кадәр тапшырырга тиешләр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылында “Яшьлек” торак комплексында проблемалы 4 йортны 2018 елда тапшырачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

2018 ел башында Татарстанда проблемалы 31  объект кала. Киләсе елда юл картасы буенча 1478 “өлешләп сатып алучылар” өчен 19 объект тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot