news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын тоткарладылар

Тикшерү фикеренчә, сүз йөзләрчә җир кишәрлеге турында барырга мөмкин.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А. Закиров тоткарланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Моңа кадәр "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Закиров һәм башка түрәләр үз вазифаларын файдаланып, законсыз рәвештә, аукцион уздырмыйча гына, йорт салу өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргән, дип фаразлый тикшерүчеләр. Хәзерге вакытта тикшерү шундый дүрт участокны ачыклаган, гомуми мәйданы алты мең квадрат метр. Тикшерү фикеренчә, бу сан әле соңгысы түгел, сүз йөзләрчә җир кишәрлеге турында барырга мөмкин.

"Татар-информ" Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын эзлиләр, дип хәбәр иткән иде. Шулай ук суд Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен, җир белән астыртын эшләрдә шикләнеп, өй сагы астына алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot