news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын эзлиләр

Ул хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда гаепләнә.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А.Закировны эзлиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Биектау районара бүлегендә Питрәч районы түрәләренең законсыз рәвештә җир бүлүләре турында җинаять эшен тикшерү бара. Җинаять эше “Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану” маддәсе буенча ачылган.

Әлеге эш буенча гаепләү шулай ук районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының элеккеге җитәкчесе Алмаз Закировка читтән торып гаепләү белдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100