news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы хастаханәсендә ремонт эшләре бара

Хастаханәдә пациентларны гадәттәгечә кабул итәләр.

(Питрәч, 12 июль, “Татар-информ”, “Алга”, Илшат Гайсаров, Елена Фролова). Питрәч районында 18 ел элек куллануга тапшырылган поликлиника ремонтлана, дип яза җирле басма.

"Поликлиниканы ремонтлауга без февраль аенда керештек, - диде биредә ремонт эшләрен алып баручы төзелеш оешмасы прорабы Александр Тубанов. - Беренче эш итеп түбәне ремонтладык, шикмәләрне алыштырдык, иске калай урынына заманча профнастил яптык.

Соңрак бүлмәләрне ремонтлый башладык, моның өчен уң як канатта урнашкан кабинетларны бинаның икенче яртысына күчереп тордык, әлбәттә, бу медицина персоналына һәм авыруларга вакытлыча кыенлыклар тудырды, әмма төзелеш эшләре вакытында бу котылгысыз. Чөнки без, төзүчеләр, ремонтны сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Килешәм, капиталь ремонт озакка сузыла, чөнки без бөтен иске системаларны да алыштырабыз. Биредә шулай ук пластик тәрәзәләр куйдык, җылылык, канализация, вентиляция системаларын яңарттык, электр үткәрдек, идәнне, түшәмнәрне алыштырдык. Гомумән алганда, бар да яңадан эшләнә. Шулай ук керү юлында да ремонт бара, монда авырулар һәм медицина персоналы өчен баскычлар, пандус булачак. Бүлмәләрдәге стеналарны юыла торган махсус акрил буявы белән буядык. Икенче катта эшләрне инде тәмамладык, атна дәвамында бинаның икенче ягына да керешәчәкбез. Төзелеш материаллары һәм эшчеләр белән без тулысынча тәэмин ителгән. Яңа елга кадәр ремонт эшләрен төгәлләргә һәм питрәчлеләрне куандырырга тырышабыз", - ди Александр Тимофеевич.

Игорь Егоров тәҗрибәле төзүче, ул инде күп кенә төзелешләрдә эшләп өлгергән. Биредә дә аның бригадасы беренче көннән үк эшли.

"Минем бригадада алты кеше, - ди ул, - хәзер без линолеум җәябез. Бер бүлмәне ремонтлау 2-3 сәгатькә сузыла, шул рәвешле, бер көнгә 6-7 бүлмәне төзекләндереп өлгерәбез.

Иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать алтыга кадәр эшлибез. Кирәк булганда, берничә сәгатькә тоткарланабыз, үзебез дә ремонтны вакытында төгәлләргә телибез".

"Бездә ремонт февральдән бирле бара, – диде рентгенолаборант Татьяна Данилова. – Пациентлар белән гадәттәгечә эшлибез. Аларның да төрлесе бар, кайберләре юктан да проблема ясый, ярсып китә. Минемчә, бу ремонт белән генә бәйле түгел. Араларында кайвакыт гадәти уңайлы шартларда да канәгатьсезлек белдергәннәре булгалый. Без барыбыз да төрле бит, монда берни дә эшләп булмый. Мондый чакта без дәшми калмыйбыз, бу уңайсызлыкларның вакытлыча гына икәнлеген аңлатырга тырышабыз.
Әлбәттә, безнең үзебезгә дә мондый шартларда эшләве кыен, әмма без зарланмыйбыз, ремонттан соң эш шартлары күпкә яхшырачагын яхшы аңлыйбыз. Ремонттан соң дөрестән дә күпкә яхшырак булачак, безнең өчен дә, пациентлар өчен дә".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100