Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы халкы хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган проблемаларны белдерә
Авыл җирлекләре башлыклары авылдашлары алдында башкарган эшләр буенча хисап тота.
(Питрәч, 8 февраль, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шәрипова). Питрәч районы авыл җирлекләрендә традицион хисап җыелышлары башланды. Халык җыеннары дип аталучы әлеге җыелышларда авыл җирлекләре башлыклары авылдашлары алдында башкарган эшләр буенча хисап тота, уртак җиңүләре, тормышка ашырылган һәм алдагы елга билгеләнгән планнары турында сөйли. Авыл халкы хакимият вәкилләре белән үзләрен борчыган проблемалары белән уртаклаша, һәм аларны хәл итү юлларын эзли. Мондый җыеннар Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Кәвәл, Белкино һәм Татар Тау Иле авыл җирлекләрендә үтте, дип яза район газетасы.
Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин үз чыгышында авыл тормышындагы барлык өлкәләргә дә тукталып үтте: бюджет үтәлешеннән башлап, узган елда авыл советының ничә белешмә кәгазе бирүенә кадәр. Ә башкарылган эшләр аз түгел: монда суүткәрү трассасын ремонтлаганнар, берничә урында электр тапшыргыч линияләрне алыштырганнар, зираттагы яңа корылмага ут һәм җылылык керткәннәр, Иске Йорт авылында елга яр буен ныгыту буенча эшләр башкарылды, республика программасы буенча җирле мәдәният йорты ремонтланды һәм башка бик күп эшләр.
Узган елда чытылылар үзара салым буенча республика программасында катнашты. Авыл халкы 167500 сум акча җыйды, дәүләт ярдәме белән әлеге сумма дүрт тапкыр артты һәм 837500 сум тәшкил итте. Әлеге акчаларны урамнарда яктылык системасын яңартуга тоттылар. Чыты һәм Иске Йорт авылларында электр энергиясен аз сарыф итә торган лампочкалар урнаштырдылар.
– Әгәр элек бездә 82 лампочка янган булса, хәзер 115. Яктырткычларны алыштыру шактый гына акчаны экономияләргә ярдәм итте, – диде Йолдыз Шәйдуллович.
Быел чытылылар үзара салым акчаларын юлларны ремонтлауга тотарга планлаштыралар. Авыл халкы үз тырышлыгы һәм хезмәте белән көн күрә, авырлыкларга да карамастан, терлек асрауларын дәвам итәләр. Бишәр-алтышар сыер асраган гаиләләр дә бар. Ләйсән Мөхәммәтова, Кәүсәрия Таҗетдинова, Ләйлә Фатыйхова 15 мең литрга якын сөт тапшыра. Бүгенгә аларның хәлләре көнләшерлек түгел, чөнки хәзерге вакытта сөтнең бәясе бик түбән. Аны литрын 16-17 сумнан җыялар.
Хәзерге вакытта бу мәсьәлә авыл халкын гына түгел, ә район җитәкчелеген дә бик борчый.
– Бу проблема югары дәрәҗәдә тикшерелә, уңай якка хәл ителер, дип өметләнәбез. Хәзер республикада сөт хуҗалыгына ярдәм итү өчен берничә төр субсидияләр бар, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.
Хәзер савым сыерлары һәм кәҗә асраучы шәхси хуҗалыклар бер тапкыр түләнә торган субсидияләр рәвешендә ярдәм алачак. Бер сыер асраучылар өчен субсидия күләме 2 мең сум тәшкил итә. Ике сыер асраучылар өчәр мең, ә өч һәм аннан да артыграк сыер тотучыларга бер сыерга дүртешәр мең, ә кәҗә асраучыларга бер савым кәҗәсе өчен берәр мең субсидия түләнәчәк, – дип аңлаттылар җыенда авыл халкына.
– Бик күп эшләр башкарылды, әмма алда зур бурычлар тора: бу урамнардагы юлларга асфальт салу, суүткәрү трассасын яңарту, авыл советы бинасына да ремонт таләп ителә, – диде Йолдыз Гыйниятуллин.
Чытылыларга барлык әлеге планнарны яңа авыл җирлеге башлыгы белән хәл итәргә туры киләчәк. Озак еллар авыл җирлеген җитәкләгән Йолдыз Шәйдуллович лаеклы ялга китте. Район башлыгы Илһам Кашапов аңа күпьеллык хезмәте һәм район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Шул ук җыенда авыл җирлегенең яңа башлыгын сайладылар. Ул туган авылы Чыты мәктәбендә озак еллар физика укыткан Самат Фәйзрахманов.
Җыенда республика җитәкчелеге вәкилләре – Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская да катнашты. Алар авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Җыелганнар алдында район башлыгы Илһам Кашапов та чыгыш ясады.
– Икътисади кыенлыкларга да карамастан, безнең район 2017 елны яхшы гына күрсәткечләр белән тәмамлады. Республика ярдәме белән район социаль өлкәдә чыгымнар буенча барлык бурычларны үтәүгә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә һәм башка тармакларда үсеш тенденцияләрен саклауга иреште, – дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз