news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы хакимиятендә гражданнарны кабул иттеләр

Питрәчлеләр борчыган проблемалары белән уртаклашты.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы хакимиятендә кабат гражданнарны кабул иттеләр. Питрәчлеләрнең гозерләрен район башлыгы Илһам Кашаповтан тыш, төрле юнәлештәге белгечләр дә тыңлады. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бездә мондый кабул итүләр һәр сишәмбе даими үткәрелеп килә. Бу матур традиция генә түгел, ә нәтиҗәле эш тә булып тора. 

Бу юлы кабул итүгә районның төрле почмакларыннан унҗиде кеше килгән иде, алар үзләрен борчыган күп кенә проблемаларны район башлыгына җиткерделәр.

Кабул итүдә янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәлә дә яңгырады. Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Сергей Астраханцев берьюлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул авылда янгын гидрантларының җитәрлек булмавы турында да әйтте, моның гадәттән тыш хәл килеп чыкса, зур зыян китерүе мөмкин. Шулай ук Сергей ташландык участокларны рекультивацияләү кирәк дип тә белдерде. Аның фикеренчә, бу кирәкле адым, ул авылларны куркынычсыз итәргә ярдәм итәчәк, шулай ук кешедә әлеге җирләрне сатып алырга да кызыксыну уятачак.

– Ташландык йортлар һәм участоклар – шактый куркыныч объектлар, – ди Сергей, – беренче чиратта, алар балалар өчен куркыныч, алар бит шундый урыннарга тартыла. Шулай ук тулаем бөтен авыл өчен дә куркыныч бу. Ташландык участокларда янгын чыгу мөмкин.

Кабул итүдә дөрестән дә күптөрле проблемалар күтәрелде, күп очракта бу җир һәм торак мәсьәләләренә бәйле.

– Бүген мин район башлыгына үзебезнең Осиново урамындагы йорт мәсьәләсе буенча килдем. Бездә блоклы котельный, йортка газ кертелмәгән, ә безнең шәхси җылытуга күчәсебез килә, – дип уртаклашты Ирина Михеева. – Без, әлбәттә, бары тик уңай җавапка гына өметләнәбез. Кешечә уңайлы шартларда яшисе килә бит, шуның өстенә хәзер җылылык өчен бик күп түләргә кирәк.

Кабул итүгә Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр район җитәкчелегеннән үз проблемаларын хәл итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Эш шунда, дүрт катлы йортның подвалын инде берничә ел су баса. Гадәттә, подвалларны су язгы ташу вакытында гына баса, кызу июль аенда бернинди су басулар да булырга тиеш түгел кебек, югыйсә.
Әлеге хатын-кыз сүзләренә караганда, проблема бик җитди һәм кичектергесез эш таләп итә.

Район башлыгы шунда ук махсус комиссия төзергә кушты һәм әлеге комиссия урынга чыгып, барысын да җентекләп өйрәнәчәк һәм тиешле нәтиҗә чыгарачак.

– Район башлыгы үз проблемалары, гозерләре белән кабул итүгә килгәннәрнең барысын да игътибар белән тыңлады, ярдәм итәрмен диде. Илһам Кашапов белемле, уңай кеше, ул кешеләрнең үтенечләрә җаваплы карый, шуңа күрә мин проблемаларның хәл ителәчәгенә ышанам, - диде Наилә Җиһаншина.

Шәхсән очрашу кысаларында барлык мөрәҗәгать итүче гражданнар үз сорауларына тулы җавап алды. Өстәмә тикшерү таләп ителгән үтенеч-гозерләрне тиешле ведомство һәм вазыйфаи затлар тикшерәчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100