Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы егете Артур янә дөнья чемпионы булды
Аның тренеры - планетаның ике тапкырлар чемпионы Сергей Блохин.
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Питрәчнең комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче халыкара класслы спорт мастеры Артур Макаров армспорт буенча дөнья чемпионы булды. Дөнья чемпионаты Болгариядә узды. Артур ир-атлар арасында уң кул белән көрәшү буенча 70 кг-га кадәрге авырлык категориясендә беренче урын алды. Безнең чемпионның тренеры планетаның ике тапкырлар чемпионы Сергей Блохин, дип хәбәр итә районның pestreci.tatarstan.ru сайты.
Артур Макаровның моңарчы да ике тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионы, Россия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер булганы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз