Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы башылыгы Насыйбуллиннар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлады
Гаилә бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Күн авылында яшәүче Мәгъсүм һәм Шәмсинур Насыйбуллиннар гаиләсен 60 ел бергә гомер кичерүләре - бриллиант туйлары белән котлады. Аларга нык сәламәтлек теләде, чәчәк бәйләмнәре, грамота, шулай ук "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мәгъсүм Солтан улы һәм Шәмсинур Зиннәт кызы балачактан таныш – алар күрше булып яшиләр, бер мәктәптә укыйлар. Шуңа күрә алар һәрвакыт бергә булганнар, бер-берсеннән башка тормыш белмиләр, дип әйтергә була.
Яшьлек елларында ирле-хатынлы колхозда эшләгән. Мәгъсүм Солтан улы 18 яшендә авыл советы депутаты, озак еллар авыл советы рәисе булып хезмәт куйган. Шәмсинур апа лаеклы пенсиягә чыкканчы иминият компаниясе агенты булып эшләгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер сигез оныклары бар, ун оныкчыклары да үсеп килә, иң кечкенәсенә күптән түгел бер яшь тулган, ә иң олысына - егерме.
Илһам Кашаповның юбилярларга карата яңгыраган җылы сүзләренә Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да кушылды.
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 70ләп пар бриллиант туйларын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз