news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы башлыгына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар

Бүләкне фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды.

Питрәч районы башлыгына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар
pestrecy-rt.ru

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ",  "Алга"). Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповка Татарстанның милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга  өлеш керткән өчен "Созвездие–Йолдызлык" фестивалендә миллиончы катнашучы хөрмәтенә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Бу турыда җирле район басмасы хәбәр итә.

Бүләкне фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды.

Ул фестивальгә һәм аның яшь катнашучыларына ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, шулай ук районда сәләтле балаларның күп булуын билгеләп үтте.

Алар арасында консерватория студентлары, ГИТИСны тәмамлаучылар, "Восторг" триосы кебек төрле еллардагы "Йолдызлык" лауреатлары һәм җиңүчеләре – Зилә Гибатова, Юля Макарова, Руфинә Хәлиуллина, һәм шулай ук солист Игнат Изотов бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot