news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык ите пешергән

Питрәч авылында “Скорлупино” IV Бөтенроссия фестивале узды.

Питрәч районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык ите пешергән
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 21 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч авылында "Скорлупино" йомырка фестивале узды. Анда районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык түше пешергән. Бу турыда район басмасы яза.

Йомырка ыргыту буенча чемпионат, мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары һәм башкалар да үткәрелгән. Оештыручылар кунакларга яңа программа тәкъдим иткән.

Фестиваль кысаларында яңа гастрономия рекорды куелды. Биредә 7777 йомыркадан иң зур табә әзерләгәннәр. Фестивальдә Смоленск өлкәсеннән килгән кунаклар, узган ел иң зур йомырка табәсе әзерләү буенча рекорд куйган СметаниноFest командасы вәкилләре катнашты.

Кичә "Скорлупино" фестивалендә яңа рекорд куелды. Смоленск кунаклары “Сметанино” кошчылык фабрикасының сату бүлеге башлыгы - Яна Морозова һәм челтәрле сегмент буенча җитәкче Светлана Коренькова район башлыгы Илһам Кашапов һәм “Ак Барс” кошчылык комплексының ветеринария буенча генераль директоры урынбасары Ренат Алишин белән бергә аш-су ярышында катнашкан. Баттлда катнашучылар “Тавык бавырыннан салат” һәм “Грильдә тавык түше” әзерләгән.

Фестивальдә беренче тапкыр "Чебешләр уены" ярышлары узган, анда фестивальнең иң кечкенә катнашучылары ярышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100