news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы башлыгы тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларга китаплар бүләк итте

Бүген чиркәүдә 20 кеше тернәкләнү уза.

(Питрәч, 15 сентябрь, "Татар-информ",  "Алга").Ун ел дәвамында Питрәч районының Рус Казысы дигән кечкенә генә авылында үзенчәлекле гыйбадәтханә – Изге Кыз Мария чиркәве торгызыла. Биредә барлык эшләрне наркотикларга һәм алкогольгә бәйле кешеләр башкара, дип яза район газетасы.

Алар үзләренең начар гадәтләреннән хезмәт һәм дога белән котылырга тырыша. Бүген чиркәүдә 20 кеше тернәкләнү уза. Ел ахырына кадәр биредә аш бүлмәсен төзеп бетерергә һәм кунакханәнең беренче катын күтәрергә планлаштыралар. Әлеге дини җәмгыятьтә кунаклар еш булмый. Әмма монда аларның килүенә һәркем шат.

Район башлыгы Илһам Кашапов бу үзәккә икенче тапкыр килде. Аны үткән визиттан соңгы үзгәрешләр гаҗәпләндерде. Аңа беренче тапкыр биредә дәваланган кешеләрнең тормышы һәм көнкүреше турында сөйләделәр. Алар телевизор карамыйлар, смартфон кулланмыйлар, аларның бердәнбер шөгыле – китап уку. Бу юлы Илһам Миңнеханович тернәкләнү үзәгенә китаплар алып килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot