news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганакларыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны - Илһам Кашаповны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Илһам Кашапов Питрәч районында Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты булып тора. 2016 елның сентябреннән “Казан кошчылык фабрикасы”н җитәкли.

Питрәч районы советы утырышында районның гамәлдәге башлыгы Эдуард Дияров аңа башка эшкә күчү тәкъдиме керүен билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot