news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

Хәзерге вакытта районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнесның өлеше 38 процент тәшкил итә.

(Питрәч, 20 сентябрь, «Татар-информ» "Алга"). Ай саен район хакимиятендә эшлекле киңәшмә үтә, анда үз проектларын гамәлгә ашырырга теләгән җирле эшмәкәрләрне чакыралар, дип яза җирле басма. 

Мондый очрашуларда район башлыгы, җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнаша, кайвакыт хокук саклау органнары, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре дә чакырыла. 

Шундый очрашуларның берсенә сигез эшмәкәр килде. Һәркем үзенең бизнес-планын тәкъдим итте.

Район башлыгы Илһам Кашапов һәр эшмәкәрне: - Нинди фикерләрегез бар, без нәрсә белән ярдәм итә алабыз, - дип каршы алды. Биредә барлыгы сигез проект тикшерелде.
Мәсәлән, хосусый эшмәкәр Роберт Хәмидуллин агач калдыкларын эшкәртү цехын төзү планнары белән уртаклашты.
Тагын бер питрәчле Сергей Астраханцев җимеш бакчасы үстерергә уйлый. Биредә сөт, пыяла-пластик арматура җитештерү, терлек симертү буенча бизнес-планнар да яңгырады.

Һәркемне игътибар белән тыңлап, аларның нинди проблемалары булуын белделәр һәм алар буенча гомуми фикер алыштылар.

Әлеге утырышларда катнашкан район җитәкчесе урынбасары Дамир Байгилдин әйтүенчә, һәр эшмәкәр тарафыннан диярлек күтәрелгән мәсьәлә - аларның киләчәге өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгатьнекенә күчерү.

- Якын арада, салкыннар башланганчы фундаментка нигез салыр өчен, аларга җир участоклары бүлеп бирәчәкбез, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул шулай ук мондый очрашуларның төп максаты - районда кече һәм урта бизнесны үстерү, шәхси эшмәкәрләргә һәм фермерларга ярдәм итү һәм аларга булышу, дип ассызыклады.

Хәзерге вакытта районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнесның өлеше 38 процент тәшкил итә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100