news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы эшмәкәрләр белән эшнең системасыз булуын әйтте

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен районда "Каршылыкларга - цифрлаштыру" проекты булдырылган.

Питрәч районы башлыгы эшмәкәрләр белән эшнең системасыз булуын әйтте
скриншот
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов  эшмәкәрләр белән эш системасыз дип саный. Бу фикерен ул бүген Казанда уза торган ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында җиткерде. 
 
"Без эш кушабыз да, аны кәгазьгә язып куябыз, беркетмәләр төзибез. Әмма эшмәкәрләр белән системалы эшләү килеп чыкмый. Бу администрациянең эшчәнлеген сизелерлек киметә", - ди Илһам Кашапов. 
 
Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, системалы эшләү һәм эре инвестицион проектларга да, вакларына да бер дәрәҗәдә игътибар бирергә кирәк, ди Питрәч районы башлыгы. Шул максаттан, районда "Каршылыкларга - цифрлаштыру" ("Барьерам - цифровизация") проекты булдырылган. 
 
"2019 ел башыннан алып мин көн саен онлайн рәвештә йөздән артык проектны күзәтеп барам. Моның өчен минем 30-40 минут эш вакыты китә. Элек моның өчен җыелышлар уздырырга, беркетмәләр тутырырга кирәк иде. Мондый ысул безгә тормышка ашырылган проектларның санын арттырга ярдәм итәр дип ышанабыз", - диде Илһам Кашапов. 
 
"Кәгазьләр безне үтерә. Без эшли дә алмыйбыз. Коллегабыз сөйләгән әйберләрне исәпкә алырга һәм муниципалитетларга тәкъдим итәргә кирәк. Һәр кеше үзенчә эшлидер. Әмма проектлар саны дистәләгән булса, башка төрле ысуллар кулланырга кирәк", - диде утырышта катнашкан  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. 
 
Моннан тыш, Татарстан Президенты 3-5 кешене эш белән тәэмин итә торган эшмәкәрләр белән эшләргә, ә космодром яисә завод төзергә омытылырга кирәк түгеллеген дә ассызыклады. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100