news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе тоткарланган

Экс-җитәкче Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Тикшерү фаразлары буенча, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы һәм Питрәч районы башкарма комитеты хезмәткәрләре февральдән апрельгә кадәр җир кишәрлекләрен шәхси торак төзелешенә аукционнардан башка биргәннәр.

Тикшерү фикерләвенчә, түрәләр үзләренең законны читләтеп үтүләрен аңлап, матбугат чараларында төзелеш белән бәйле булмаган җир кишәрлекләре турында белдерү биргән. Төзелеш өчен җир кирәк булган бик күп кеше моңа игътибар итмәгән.

Түрәләр үз “клиентлары” белән сөйләшеп, килешү төзегәндә төзелеш өчен түгел дигән пунктны алыштырганнар. Нәтиҗәдә, Питрәч районы муниципалитетына саллы зыян килгән.

Хокук саклау органнары “Хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану” маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлавы билгеле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100