Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы авылында сөт эшкәртү цехы эшли башлаячак
Осиново бистәсендә урнашкан сөт эшкәртү цехын ремонтлау, җиһазлау эшләре тәмамланып килә.
(Питрәч, 22 февраль, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Хәзер күп кенә зур булмаган сөтчелек хуҗалыкларында, шул исәптән безнең районда, кыен хәл килеп туды, бу сөткә бәянең төшүе белән бәйле, сөт бәясе 15-18 сум. Ягъни хәзерге вакытта сөт, сөт продукцияләре җитештереп сату отышлы түгел. Базарда мондый хәл беренче тапкыр гына килеп тумады. Шуңа күрә Питрәчнең бер эшмәкәре бу хәлдән чыгу юлын уйлап тапкан һәм инде үз идеясын тормышка ашырган дияргә була, дип яза җирле басма.
2015 елда Адель Муллагалиев Әлбәден авылындагы үзенең туристлык гаилә фермасын сөтчелек фермасы итеп үзгәртә. 35 баш мөгезле эре терлек сатып ала һәм саву җайланмалары һәм ашлык саклагычлар урнаштырып зур сыер абзары төзи. Инде шул вакытта ул сөтне эшкәртү цехы булдыру турында уйлаган булган. Әмма планнары хәзер генә тормышка аша башлаган.
Бу көннәрдә Осиново бистәсендә урнашкан сөт эшкәртү цехын ремонтлау, җиһазлау эшләре тәмамланып килә. Монда эшләр узган көздә башланган. Март башына Адель Муллагалиев кайбер сөт продукцияләрен җитештерә башларга планлаштыра.
– Мин цех төзелеше турындагы идея белән район җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Аны һәр җирдә хупладылар, – диде эшмәкәр. – Безгә банктан ташламалы кредит бирделәр, бинаны сатып алдык (элеккеге котельный) һәм хәзер бик тиздән цех эшли башлаячак. Анда сөт, ачы сөт ризыклары, май җитештерәчәкбез.
Хәзергә тәүлегенә 10 тоннага кадәр җитештерү куәтенә ия булган цех өчен сөт Адель Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгыннан китереләчәк. Шулай ук алга таба Питрәч фермерларыннан да сөт җыю планлаштырыла.
Бүгенге көндә Әлбәден фермасында 150 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 70е - савым көтүе. Адель Рафаэльевич сүзләренчә, узган елда Венгриядән сыерлар сатып алынган. Алардан алынган таналарны каплатырга һәм, шул рәвешле, терлек санын 200 башка кадәр арттырырга планлаштыралар.
Сөт эшкәртү цехын ачу, тулаем алганда, район өчен дә актуаль булачак.
- Халыктан сөт җыю өчен, киләчәктә фермерга автомобиль кирәк булачак. Әлеге инициативаны хуплау өчен, без шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтә Питрәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров. - Хәзер аның шәхси җитештерү күләме – тонна ярым, халыктан өч тоннага якын сөт җыелган булачак. Һәм әлеге юнәлештә җирле предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге дә киләчәктә каралачак.
Предприятиедә барлыгы ун эш урыны, ә ул киңәйгәннән соң, якынча 15 булачак. Белгечләрне эзлиләр. Җиһазлар да алып кайттык - бар да заманча, безнең илдә җитештерелгән. Хәзер аны монтажлау белән беррәттән цехны эчтән бизәкләү эшләре алып барыла. Эшчеләр тулы куәткә эшлиләр. Адель Муллагалиев сүзләренчә, гамәлгә ашыру буенча берничә сәүдә челтәре белән алдан килешү бар. Сыйфатлы продукциягә сорау күп, ә биредә югары стандартлар саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз