news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар

Түбән урыннардагы бакчаларда бәрәңге төбе белән черегән.

Питрәч районы авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар
Гөлүзә Василова

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Гөлүзә Василова).  Питрәч районы Тау Иле авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар.

Быел июль уртасыннан август уртасына кадәр туктамыйча яуган яңгыр "үз эшен эшләде" - бәрәңге чери. Кайбер шәхси хуҗалыкларда икенче икмәк уңышын алырга керештеләр, хәтта алып бетерүчеләр дә бар.

Бөтенләй череп беткәнче хайван ашар дигән уй белән халык бакчага чыкты. Түбән урыннардагы бакчаларда бәрәңге төбе белән черегән. Югары очта яшәүчеләр дә бәрәңгенең ак гөмбәчекләр белән каплануын әйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot