Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы авыллары арасында янә автобуслар йөри башлаячак
Бу максатларга 2 323 244 сум акча бүлеп бирелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", "Алга"). 24 декабрьдән Питрәч районы авыллары арасында янә автобуслар йөри башлаячак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Элек район үзәге һәм авыллары арасындагы даими автобус маршрутлары бар иде. Аларда кеше күп йөрде, хәтта, барлык китәргә теләүчеләр өчен урын да җитмәгән вакытлар булды. Әмма тора-бара пассажирлар саны кими төште.
Авыллар арасында автобус йөртү файдасыз һәм табышсыз дип табылгач, автобуслар бөтенләй йөрми башлады. Әмма җәмәгать транспортында йөрергә теләүче кешеләр һәрвакыт булды. Шуңа күрә, автобус маршрутларын яңартулары турындагы хәбәрне күп кенә питрәчлеләр куанып кабул итте.
Рейс автобусларын финанслау республика бюджеты субсидиясе бәрабәренә мөмкин булды.
"Район башкарма комитеты тарафыннан пассажирларны даими йөртү өчен өч маршрут төзелде: Питрәчтән Янсуар авылына кадәр, икенче маршрут Шәле авылына кадәр һәм өченче маршрут Кәвәл авылына кадәр. Автобуслар авылларда хәрәкәт итү юлы буенча тукталышлар ясаячак, шулай итеп, алар районның 16 авыл җирлеген колачлаячак", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дамир Байгильдин.
Беренче автобуслар 24 декабрьдә рейсларга чыгачак һәм көн саен йөриячәк. Бәлки, кешеләр ихтыяҗларын исәпкә алып, расписаниегә төзәтмәләр дә кертелер.Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Питрәч районында авылара маршрутларны, даими пассажирлар йөртүне үстерүгә субсидия рәвешендә 2 323 244 сум акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз