Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы авыл җирлекләре башлыклары проблемалы мәсьәләләр буенча хисап тотты
Билгеләнгән проблемалар исемлегенең беренче пунктында үзара салым мәсьәләсе тора.
(Питрәч, 28 март, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шәрипова). Халык телендә җыеннар дип аталучы җыелышлар һәр авыл җирлегендә үтә. Авылларда проблемалы мәсьәләләр җитәрлек, ә җыеннарда күтәрелгән һәр мәсьәлә район башлыгы Илһам Кашаповның катгый контроленә эләгә. Белкино, Шәле, Екатериновка, Кибәч, Кибәк Иле, Кәвәл, Күн, Керәшен Сәрдәсе һәм Колай авыл җирлекләре башлыклары теге яки бу проблемалы мәсьәлә буенча нинди эшләр башкарылуы турында хисап бирде, дип яза район газетасы.
Билгеләнгән проблемалар исемлегенең беренче пунктында үзара салым мәсьәләсе тора. Үзара салым – бу авыл халкының җирле билгеләнештәге кискен мәсьәләләрне хәл итү өчен акча җыю турындагы ирекле карарга килүләре. Республикада бу схема инде 2013 елдан бирле эшли. Безнең район да бу юнәлештә актив эшли, шул вакыттан бирле безнең кайбер авылларда үзара салым программасы буенча яңа су башнялары торгыздылар, су белән тәэмин итү системасын ремонтладылар, урамнар яктылыгы системасын реконструкцияләделәр, һәйкәл, чишмә һәм зират территорияләрен төзекләндерделәр. Мәсәлән, татарказылылар әлеге программадан файдаланып, авылның барлык урамнарындагы юлларга вак таш җәйделәр һәм шуның белән авылның иң актуаль проблемасын – юлсызлык проблемасын хәл иттеләр. Бу турыда без генә түгел, ә республика массакүләм мәгълүмат чаралары да яктыртты. Быел үзара салым акчаларын кыска вакыт эчендә җыеп бетерү бурычы куелды, бу аларны якындагы төзелеш сезонында файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Бу бурычны хәл итү дәрәҗәсе һәр авыл җирлегендә төрлечә. Мәсәлән, Кәвәлдә планлаштырылган сумманың 83 проценты, Күн авыл җирлегендә 82 процент, Кибәчтә 74 процент җыелган, сүз уңаеннан, алар һәр кешедән меңәр сум җыя, ә калган барлык авылларда яшәүчеләр биш йөзәр сум җыела. Кибәк Иле авыл җирлеге башлыгы бу программаны йөз процентка үтәп чыгарга өметләнә.
Авыл җирлекләре башлыклары су сыйфаты турында да сөйләштеләр, ул районда, билгеле булганча, каты. Кайбер авылларда бу күрсәткеч нормада, ә кайберләрендә нормадан югары. Суүткәргеч башняларның санитар зоналары, чишмәләр территориясе даими контрольдә тора. Су пробасы квартал саен алына.
Авылда яшәүчеләрнең күбесе шәхси ярдәмче хуҗалыкка ия, шуның ярдәмендә, алар тормыш итү өчен акча эшлиләр. Катлаулы икътисади чорларда дәүләтнең әлеге хуҗалыкларга төрле субсидияләр белән ярдәм итүе яхшы. Хәзер сөт бәясе төшү сәбәпле, республика бюджетыннан субсидияләр каралган, авыл җирлекләре башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мондый субсидияләрне оформить итүдә булышалар.
Шушы көннәрдә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарә, карлы кыш һәм кинәт җылытып җибәрү аркасында рельеф уйсулыклары эрергә мөмкин, дип хәбәр итте. Быел безнең районда кар катламының биеклеге нормадан югары, һәм кайбер җирләрдә ул 70 сантиметрга җитә. Су басуга әзер булу турында фикер алышырга вакыт, дияргә була. Авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендәге гидротехник корылмалар торышы турында да хисап бирде. Су басудан бигрәк тә Әлбәден һәм Кибәч авылларында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Әлеге авыл башлыклары хәбәр иткәнчә, алар моңа әзер.
Бүгенге көндә барлык авылларда ирекле халык дружиналары эшли. График буенча, алар шимбә көннәрендә кизү торалар. Чөнки шушы көннәрдә шәһәрдән әти-әниләре янына яшьләр кайта һәм авыл мәдәният йортына дискотекага бара.
Җыелганнар безнең район газетага язылу мәсьәләсен дә карадылар. Монда да кыенлыклар юк түгел, һәм алар почта эше белән бәйле. Мисал өчен, Екатериновка авыл җирлегендә бу мәсьәлә бик кискен тора: авыллар бер-берсеннән ерак урнашкан, һәм аларда бер генә почтальон эшли, Иске Шигалида да гадәти күренеш түгел. Берничә авылга, шул исәптән, җиде меңгә якын кеше яшәүче "Царево" торак комплексында да хат ташучы берәү генә.
Элегрәк гражданнар җыенында яңгыраган мәсьәләләргә аеруча да игътибар бирделәр. Күп нәрсә хәл ителгән, кайберләре буенча юл карталары эшләнгән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз