Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне күчерү программасын үтәде
Ел ахырында ике бер төсле йорттан 48 гаилә яңа фатирлардан ачкыч алды.
(Питрәч, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәч районы авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү программасын беренчеләрдән булып үтәде. Ел ахырында ике бер төсле йорттан 48 гаилә яңа фатирлардан ачкыч алды, дип яза җирле басма.
– Әлеге йортлар авария хәлендәге йортлар программасы буенча төзелгән. Әмма бездә ятим балаларга да фатир бирү мөмкинлеге туды. Киләсе елда план буенча фатир алырга тиешле тугыз ятим, вакытыннан алда яңа фатирларга күчә алачак, – диде Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма комитеты урынбасары Булат Гыйльманов.
– Безнең районда авария хәлендәге торак программасы буенча 20 күп фатирлы йортта яшәүчеләрне күчерү планлаштырылган иде. 57 фатир шәхси милектә, район башкарма комитеты аларны милекчеләрдән сатып алды. Әлеге сумма башлангыч кертем буларак тотылды, ә 33 фатир муниципаль милектә, шулай ук аларда яшәүчеләр шундый ук мәйдандагы, һәм зуррак муниципаль торак алды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Надежда Ананьева гаиләсе 1964 елда төзелгән иске барактан фатир 2012 елда алган булганнар.
- Башта безгә уңайлы булып тоелды, әмма аннары җитешсезлекләр күренә башлады: фатирда һәрвакыт дымлы, күгәрек иде. Әлбәттә инде, яңа фатир алуыбызга без бик шатбыз, - ди ул.
Елена Владимирова үзенең дүрт кешедән торган гаиләсе белән муниципаль фатирда яшәгән. Яңа фатирның искесеннән мәйдан буенча азга гына зуррак булуы яшәүчеләрне борчымый.
- Мондый яхшы, матур йорттагы фатир берни белән дә тиңләшә алмаячак, - ди хуҗабикә.
Ә менә Мария Бударина, кызганыч, яңа фатирга күчә алмады, ул дүрт ел элек якты дөньядан китә. Ул тиздән сүтелергә тиешле йортта егерме елга якын яшәгән. Фатирын оныгы Иринага калдырган.
- Аның яңа фатирга күчә алмавы кызганыч, - ди Иринаның әнисе Екатерина Бударина.
Бүген Елена Мулекова да беренче тапкыр шәхси фатиры бусагасын атлап керде. Моңа кадәр ул ике кечкенә баласы белән туганнарында торган.
- Миңа биш яшь булганда, әнием үлде, әтиемне хәтерләмим, мине апам тәрбияләде, аннары олы абыем опекун булды. Хәер, ятим буларак, торак алуга дүрт ел чиратта торсам да, фатир бирәчәкләре турындагы хәбәр – көтелмәгән хәбәр булды, мин хәтта югалып калдым һәм шатлыгымнан елап җибәрдем, - ди ул.
Лена бирегә инде шушы көннәрдә күчәргә планлаштыра. Яңа елны үзенең кечкенә уллары Марк һәм Матвей белән яңа фатирда каршы алырга тели.
Район башлыгы Эдуард Дияров та яңа йортка күчүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады:
- Йортыгызда һәрвакыт бәхет, шатлык, уңайлык һәм үзара аңлашу булсын, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз