Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районда җәйге хезмәт лагерьлары проектында сигез мәктәп катнаша
Беренчесе – мәктәп яны участогында эш, икенчесе белем бирү планы буенча уза.

(Питрәч, 14 июль, "Татар-информ", "Алга" , Екатерина Зайцева). Хәзерге вакытта Питрәч районда җәйге хезмәт лагерьлары проектында сигез мәктәп һәм 2000 бала катнаша. Хезмәт лагерында эш ике юнәлештә алып барыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Беренчесе – мәктәп яны участогында эш, икенчесе белем бирү планы буенча уза. Хезмәт тәрбиясендә 7-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.
Кибәч урта мәктәбе яны участогы мөдире, биология һәм география укытучысы Булат Матюшкин әйтүенчә, быел аларның уңышы бик яхшы һәм аның төп өлеше, гадәттәгечә, балаларны тукландыруга тотылачак, ди.
Җыелган барлык уңыш санэпидстанция аша җентекле экспертиза уза.
Быел бездә 47 укучы булды, беренче сыйныфтан тыш, барлык балалар да мәктәп яны участокларында эшлиләр. Тугызынчы сыйныфлар июль башында, ә калган сыйныфлар үзләренең графиклары буенча эшли. Бу процесска шулай ук укытучылар, техник хезмәткәрләр, хәтта кайбер укучыларның әти-әниләре дә җәлеп ителә, - диде Пановка мәктәбе директоры Миләүшә Фазлыева.
- Без иртәнге сәгать 9дан эш участогында, бүген бәрәңге чүбен утыйбыз. Биредә көн саен эшлибез, моның бернинди дә авырлыгы юк, киресенчә, бик күңелле, чөнки дуслар белән бергә. Мин үзем бишенче сыйныфта укыйм, - диде Пановка мәктәбе укучысы Игорь Козлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз