news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч район Советының уналтынчы утырышы үтте

Утырышның төп мәсьәләсе алдагы берничә елга керемнәр һәм чыгымнар турында булды.

(Питрәч, 8 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Район хакимиятенең зур залында Питрәч район Советының уналтынчы утырышы үтте. Утырышның төп мәсьәләсе алдагы берничә елга керемнәр һәм чыгымнар турында булды, дип яза район газетасы.

Беренче укылыштан соң 2018 елга район бюджетына бераз үзгәрешләр кертелде һәм хәзер депутатларга аның эшләнеп беткән вариантын тәкъдим иттеләр. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев депутатлар алдында “2018 елга һәм пландагы 2019 һәм 2020 елларга Питрәч муниципаль районы бюджеты турында”гы доклад белән чыгыш ясады, планлаштырылган керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат җиткерде.

Нигездә, бюджет салым түләүчеләр хисабына тулылана. 2018 елда аларның район кеременә керткән өлеше 75 процентка якын. Әлеге средстволар социаль өлкәгә тотылачак. Чыгымнарның төп өлеше – мәгариф бүлеген тәэмин итүгә тотыла – 60 проценты, мәдәният бүлегенә – 14,5 процент, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә – 7,5 процент.
Питрәчлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча республика программаларын гамәлгә ашыруга шактый средстволар, шул исәптән, республика субсидияләреннән дә кертергә планлаштырыла. Мәсәлән, 2018 елда автомобиль юллары челтәре үсешенә 22,5 миллион, 2019 елда - 24,3 миллион, 2020 елда - 26,5 миллион сум тотарга ниятлиләр.
- Бюджет киеренке булачак, әмма салым җыю базасын арттыруны, салым түләүчеләр белән алып барылган зур эшне һәм чыгымнарны оптимизацияләүне исәпкә алганда, без куелган бурычларны, һичшиксез, үтәячәкбез, - дип үз сүзен йомгаклады Геннадий Товкалев.

Утырышта шулай ук ятим һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча эшне оештыру мәсьәләсен дә карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100