Питрәч район хастаханәсе белән Алмаз Хәкимуллин җитәкчелек итәчәк
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Питрәч район үзәк хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Питрәч район үзәк хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Баш табиб вазифасын моңа кадәр “Таланид” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башлыгы булган Алмаз Хәкимуллин башкарачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр Алмаз Хәкимуллинның үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән башкаруын билгеләп үтте һәм аңа район сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә уңышлар теләде.