news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч приютында тегү бүлмәсе ачтылар

Бу көнне приютка өс киемнәре һәм аяк киемнәре рәвешендә гуманитар ярдәм тапшырдылар һәм шулай ук бәйрәм өстәле әзерләделәр.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч районының “Шатлык” социаль приютында “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында тегү бүлмәсе ачтылар, дип яза район газетасы.

Проектның төп максаты – социаль приютларда яшәүче балигъ булмаганнарга киләчәктә мөстәкыйль тормышка кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алу өчен уңай шартлар тудыру. 

Тегү бүлмәсе ачылу – мөһим һәм үзенчәлекле вакыйга, аны приют җитәкчелеге дә, иҗтимагый оешма да игътибарсыз калдыра алмый. Шул сәбәпле, аны җәйге акция белән берләштерергә дигән карар кабул ителде, аның кысаларында, региональ иҗтимагый оешма мавыктыргыч бәйрәм үткәрде. Көчле музыка, сабын куыклары шоуы һәм фәнни экспериментлар да булды монда.

Моннан тыш, бу көнне оешма тарафыннан приютка өс киемнәре һәм аяк киемнәре рәвешендә гуманитар ярдәм тапшырдылар һәм шулай ук бәйрәм өстәле әзерләделәр.
- Бездә бүген зур бәйрәм, чөнки безгә кабат “Ярдәм кулы” килде, - дип уртаклашты “Шатлык” социаль приюты директоры Резеда Хәлилова, - әлеге иҗтимагый оешма безгә инде өч ел дәвамында ярдәм итә, ул безнең ихтыяҗларга һәм балаларның теләкләренә колак сала. Әлеге тегү бүлмәсе безгә балаларны көнкүрештә бик кирәк булган гади тегү алымнарына өйрәтергә булышыр, дип өметләнәм.

Балалар еш кына нинди дә булса чараларга баралар, һәм соңгы вакытта кием мәсьәләсе бик кискен торды, ләкин хәзер, иҗтимагый оешма ярдәмендә, бу проблема хәл ителде, кием барлык үлчәмнәрне һәм балаларның теләкләрен исәпкә алып сатып алынды. Шулай ук, әлеге оешма ярдәмендә, җәен приютта балалар өчен мавыктыргыч чаралар үткәрелә.

- Күптән түгел без тегү бүлмәсендә ремонт ясадык, партнерларны, спонсорларны җәлеп иттек һәм яхшы җиһаз сатып ала алдык, - диде хәйрия оешмасының башкарма директоры Олег Жидких. – Болар барысы да балаларда әлеге авыр, әмма бик кирәкле эшкә өйрәнү һәм шөгыльләнү теләге барлыкка килсен өчен эшләнде. Чөнки яшүсмер ниндидер яңа, заманча әйбер күрә икән, аның моңа тартыласын без яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә бу юнәлештә үсеш алу үзен озак көттермәячәк.

Без шулай ук тегү эше белгече Әлфия Җамалиеваны да чакырдык, ул бүген мастер-класс үткәрәчәк, тегү машинасының ничек эшләгәнен күрсәтәчәк, балаларга дәресләрнең ничек узачагы һәм алдагы планнар турында сөйләячәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100