Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч полиция хезмәткәрләре беренче сыйныфка баручыларга яңа букчалар өләште
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" район акциясендә катнаша.

(Питрәч, 26 август, "Татар-информ", "Алга", Гөлшат Куделькина). Һәр елны, яңа уку елы алдыннан, район эчке эшләр бүлегендә беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча тапшыру тантанасы узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Полиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы Зөфәр Гарәфиев алты сабыйга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу изге эшнең иганәчеләре - полициянең шәхси составы.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" район акциясендә катнаша һәм традиция буенча уку елы башында "Шатлык" балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшыралар.
"Алар - безнең балалар. Һәркем аларга ярдәм итәргә тиеш. Үз үрнәгебез белән барысына да битараф булмавыбызны, безнең кайгыртуга мохтаҗ кечкенә питрәчлеләребез булуын, һәм аларның тормышын яхшы һәм якты мизгелләр белән тулыландыра алуыбызны искә төшереп үтәсе килә", - диде Зөфәр Гарәфиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз