Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч педагогларыннан тәҗрибә алу өчен, Саха Республикасыннан курсантлар килде
Якутия кунаклары безнең дәресләрне һәм чәкчәкне бик ошатты.
(Питрәч, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының “Укыту нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә һәм тискәре социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә региональ проектларны гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәләрен тарату ысулы белән белем бирү сыйфатын арттыру” программасы ярдәмендә, Якутия мәктәпләре хезмәткәрләре Ленино-Кокушкинода онытылмаслык, бай эчтәлекле көн үткәрделәр, дип яза район газетасы.
- Бу юлы без кызыклы Бөтенроссия программасы өчен стажировка мәйданчыгы булдык, - дип сөйләде Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры Ирина Шаронова. – Безнең мәктәпне республиканың тагын берничә мәгариф учреждениесе белән беррәттән сайладылар, чөнки узган уку елы нәтиҗәләре буенча, ул Татарстанның "100 яхшы мәктәп" исемлегенә керде. Безнең башка казанышларыбыз да бар. Коллегалар өчен без берничә ачык дәрес һәм мастер-класслар үткәрдек, һәм шулай ук безнең мәктәп музейларын күрсәттек. Кунакларның һәркайсы бик җылы бәяләмә бирде, аларга укытучыларның укучылар белән эшләүдә актив технологияләр кулланулары ошады, алар практикада кулланырга файдалы булган бик күп яңалык алды. Кызганычка, аларда ел саен мәҗбүри дәүләт имтиханнары һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаган чыгарылыш укучылар проценты бар. Ә безнең укучылар имтиханнарны уңышлы тапшыра, шуңа күрә без аңа әзерләнүгә дә игътибар бирдек.
Программада катнашучылар һәм мәктәп укучылары белән аралашып алдык, һәм хәтта алар өчен зур булмаган викторина да үткәрдек. Ә җиңүчегә ерак Якутиядән махсус алып килгән сувенир бүләк иттек.
- Аралашу бик кызыклы булды, укучылар да, без үзебез дә Саха Республикасы, анда яшәүчеләр турында күп нәрсәләр белдек. Без профессиональ аспектлар турында да сөйләштек, һәм төрле темаларга аралаштык, - дип чарадан калган хис-кичерешләре белән уртаклашты Ленино-Кокушкино мәктәбенең педагог-оештыручысы Әлфия Гобәйдуллина. – Сүз уңаеннан, алар безне үзләренә кунакка чакырдылар, барып кайтсак шәп булыр иде. Илебездә күптөрле милләт кешеләре яши, һәр халыкның үз колориты, мәдәнияте һәм башка үзенчәлекләре бар. Без, мәсәлән, делегациядә катнашучыларны милли ризыклар белән сыйладык, кунакларга чәк-чәк бик ошады.
Мәдәни программага, әлбәттә инде, “Ленино-Кокушкино” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыкка баруны да керттек. Утар кунакларда тирән тәэсир тудырды.
“Без Владимир Ленин исеменә, аның истәлегенә хөрмәт белән карыйбыз, шуңа күрә аның өчен әһәмиятле булган урында булуга без бик шатбыз”, - дигән язу калдырганнар педагоглар музейга килүчеләр фикерен туплау кенәгәсендә. – Үткәннәрегезне кадерләп саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә!”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз