news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч музеендагы ислемай савыты XIX гасырдан килгән хуш исен саклый

Район 1 нче мәктәбенең җәйге лагерына йөрүче балалар район туган якны өйрәнү музеенда булды.

(Питрәч, 24 июнь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәч музеендагы ислемай савыты XIX гасырдан килгән хуш исен саклый. Район музее – бу тарихи мирасны саклаучы зур бер тылсымлы сандык. Музей экспонатлары ярдәмендә без халкыбызның үткәнен күзаллый алабыз. Район 1 нче мәктәбенең җәйге лагерына йөрүче балалар район туган якны өйрәнү музеенда булды. Монда алар ата-бабаларыбызның көнкүреше үзенчәлекләре белән генә танышып калмады, заманча кызыклы уенда да катнаштылар, дип яза район газетасы.

– Балалар өчен музей буенча экскурсия үткәрү бик файдалы, монда алар һәр нәрсәне зур кызыксыну белән карый, үзләштерә, – диде район үзәгенең беренче мәктәбе тәрбиячесе Римма Чернова. – Мәктәп яны лагерыннан балаларны монда ул алып килгән иде дә инде.

Балалар үткәннәр турында сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар, аларның көнкүрештә файдаланган эш кораллары белән таныштылар. Крестьян йортындагы туку станогы, шулай ук сәүдәгәр йортындагы борынгы герләр (аларны элек товар үлчәгәндә куллана торган булганнар) аларда аеруча да кызыксыну уятты. Дворянлыкка багышланган күргәзмәдә көбәдән ясалган зәвыклы сумка кызларны битараф калдырмады.

– Мондый сумкаларны бары тик элегант питрәчлеләр генә йөртә торган булган. Сумкага менә мондый помада һәм тарак тыгып йөри торган булганнар, – диде музей директоры Елена Корябина.

Моннан тыш безнең музейда керамик ислемай савытлары саклана икән, аларда XIX гасырның хуш исләре әле дә саклана. Бик кызыксынучан кешеләргә әлеге флаконнарны ачып иснәп карарга да рөхсәт итәләр икән.

– Балалар музейда кызыклы, файдалы белемнәр генә алып калмый, ә патриотик тәрбия дә алалар. Безнең бүгенге программаның төп мәгънәсе балалар күңелендә туган җиребезгә, табигатебезгә, туган йорт һәм гаиләгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт, – диде музей директоры Елена Федоровна.

Балалар музей буенча экскурсиядән соң, мавыктыргыч квест уенында туган ягыбыз турындагы белемнәрен ныгытты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100