Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч муниципаль районында М7 - Колай юлын вакытлыча яптылар
Август уртасына кадәр автомобиль юлы участогы 1,6 киометрдан 2,1 километргага кадәр реконструкцияләнәчәк.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда М7 автоюлы буенча Колай — Питрәч автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне вакытлыча яптылар. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода ачыклык керткәнчә, республиканың Питрәч районында автомобиль юлы буенча хәрәкәт 15 августка кадәр ябылган. «Бу чорда 1,6 километрдан 2,1 километрга кадәр участокны реконструкцияләү планлаштырыла», диелә хәбәрдә.
Машина йөртүчеләр М7 трассасын, шулай ук Казан — Шәмәрдән, Иске Шигале — Питрәч, М7 — Колай — Питрәч юллары буенча урап уза алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз