news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч мәктәпләренең иң актив укучылары остазлары белән бергә Биләргә барды

Питрәчлеләр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан лагерьның бишенче сменасында булдылар.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч мәктәпләренең иң актив укучылары остазлары белән Биләрдә булып кайтты. Алар лекцияләр тыңладылар, флешмобларда катнаштылар һәм уку елы алдыннан яңа проектлар өчен илһамланып кайттылар, дип яза җирле басма.

"Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең һәм "Россия укучылар хәрәкәте"нең LEADERS BILER FORUMында Кощак, Колай, Богородск, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Шәле, Иске Шигале, Питрәч беренче һәм икенче мәктәбеннән унбиш укучы, шулай ук балалар иҗат йорты методисты, өстәмә белем бирү педагоглары һәм әлеге мәктәпләрдән берничә укытучы катнашты.

Питрәчлеләр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан лагерьның бишенче сменасында булдылар һәм күп кенә чараларда катнаштылар. Район мәктәпләреннән тагын унбиш бала алтынчы сменага барачак. Алар барысы да - узган уку елында "Россия укучылар хәрәкәте"нең төрле иҗтимагый инициативаларында актив һәм креатив катнашучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot