news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч мәктәпләре укучыларына спорт киемнәре тапшырылды

Чара "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында узды.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч мәктәпләрендә 2-11 нче сыйныфта укучы 104 бала яңа уку елы алдыннан спорт киемнәре алды. Чара "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында узды, дип яза җирле басма.

Бүләкләр алган барлык балалар - күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Шуңа күрә моңа балалар дә , шулай ук әти-әниләре дә бик сөенде. Яшь әни Альбина Демьяненко сүзләренчә, алар өч бала үстерәләр, бу акциядә беренче тапкыр катнашалар. Спорт киемен аларның өлкән улларына тапшырдылар. Киләсе елга уртанчы улларын мәктәпкә әзерләячәкләр. Кечесе исә әле бик бәләкәй.

- Иганәчеләргә рәхмәт! Без мондый ярдәмгә бик шат! - дип билгеләп үтте яшь әни.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Альберт Хәбибуллин һәм мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов тарафыннан Питрәчнең икенче мәктәбендә укучы 28 балага спорт киемнәре тапшырылды.

Бу мәктәптә беренче сыйныфта укучы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 23 бала "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында букча һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100