news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч мәктәбе 6Б сыйныф ата-аналар комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсында катнашты

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

(Питрәч, 14 май, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова) “Тату сыйныф серләре” иң яхшы ата-аналар комитеты республика конкурсы финалында, муниципаль этап нәтиҗәләре буенча, Питрәч беренче мәктәбе 6 Б сыйныф ата-аналар комитеты катнашты. Татарстанда беренче тапкыр үткәрелгән конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды, дип яза район газетасы.

Катнашучылары укучылар һәм хәтта укытучылар түгел, ә әти-әниләр булган әлеге республика конкурсы берничә этаптан торды: мәктәп (анда бөтен Татарстан буенча 1380 команда катнашты), муниципаль (анда 460 команда чыгыш ясады) һәм республика финалы (50 команда). Питрәчлеләр финалда катнашудан күп тәэсирләр алды.

- Конкурсны бик югары дәрәҗәдә оештырдылар, - дип сөйләде район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Марина Харитонова. – Командаларның креатив чыгыш ясауларына карап утыру бик ләззәтле булды. Кызыклы идеяләр аз булмады, һәм бу беренче конкурс кына булса да, монда өйрәнерлек нәрсә бар иде. Кайбер ата-аналар комитетларының үзара бәйләнеш, балалар тормышында катнашу, тәрбия буенча мөһим мәсьәләләрдә бердәмлек дәрәҗәсе, чыннан да, гаҗәпләндергеч.

Финалда командалар биш номинациядә чыгыш ясадылар: “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Гражданлык активлыгы”, “Хезмәт тәрбиясе, экология”, “Һөнәри юнәлеш”, “Социализация”.

- Безгә, әлбәттә, мондый конкурсларда беркайчан да катнашырга туры килмәде, бик кызык булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты ата-аналар комитеты әгъзасы Наталья Захарова. – Безнең иң актив ата-аналарыбыз катнашты, мәсәлән, Тоновлар һәм Яковлевлар бөтен гаиләләре белән бардылар, әниләр дә, әтиләр дә булды. Алар уллары Ярослав Тонов һәм Руслан Яковлев белән бергә безнең гаилә иҗаты күргәзмәсен әзерләделәр. Ә, тулаем алганда, карарлык нәрсә бар иде. Аларны хуплаган әти-әниләр һәм балалар бик күп булды. Кайберәүләр азарт белән чыгыш ясады, безгә бик ошады.

Катнашучыларның берсен дә игътибарсыз калдырмаган, аларның барысына да бүләкләр тапшырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Балаларның барысы да аквапаркка билетлар алды.

Питрәч командасы үзенең “Сәламәт яшәү рәвеше” номинациясендә 13 катнашучы арасында, конкурс призеры булып, 4 нче урын алды. Аларга пьедесталга күтәрелер өчен берничә балл гына җитмәде.

Алар үзләренең проектлары – сәламәт яшәү рәвеше темасы турында да берничә сүз әйттеләр. Эш шунда, сыйныфта күп кенә гаиләләр спорт белән шөгыльләнәләр, бергә чаңгыда йөриләр, табигатькә чыгалар. Шуны күрсәттеләр дә. Ә әзерлек барышында әле мәктәптә тагын берничә өстәмә чара үткәрделәр, болар да һәркемгә бик ошады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100