news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч кызлар хоккей командасы Татарстан беренчелегендә алдынгы урыннарны били

Питрәч командасы Менделеевскида чираттагы җиңүен яулады.

(Питрәч, 6 февраль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчнең "Молния" кызлар хоккей командасы Татарстан беренчелегендә алда баруын дәвам итә. Безнең команда Менделеевскида чираттагы җиңүен яулады, дип яза Питрәч районының "Алга" газетасы.

Алар җирле команда “Айсберг”ны 3:2 исәбе белән җиңде. Карина Низаметдинова, Айсылу Рәхимова һәм Софья Уварова керткән алкалар безнең командага җиңү китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100