news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч кырларында республика зона семинары узды

Бүгенге көндә 2350 гектар рапс тулысынча урып-җыелган, уртача уңыш чыгышы – гектардан 16 центнер.

(Питрәч, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Алга», Ольга Шипшова). Безнең район икътисадында әйдәп баручы урынны авыл хуҗалыгы алып тора. Бездә егермедән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы эшли. Алар сөт, ит, терлекчелек, ашлык һәм азык культураларын җитештерү белән шөгыльләнәләр. Соңгы вакытта аграрийлар үз бизнесларында югары керемле культураларга акча тота. Аларга, беренче чиратта, кукуруз, рапс, көнбагыш карый. “Питрәчагрохим“ ҖЧҖ территориясендә, ягъни аның кырларында, республика зона семинары узды. “Казан Агрохимсервис“ ҖЧҖ вәкилләре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кукуруз, көнбагыш гибридларын ничек итеп дөрес сайларга һәм эшкәртергә кирәклеге турында сөйләделәр, дип яза район газетасы.

Күпләр җирдә үскән һәрбер нәрсәне туклану продукты дип кабул итә, әмма бу ялгыш фикер. Авыл хуҗалыгы җирләренең зур өлеше нәкъ тә техник культуралар үстерүгә бүленеп бирелә. Нәкъ тә алардан елдан ел күбрәк товар җитештерелә. Һәм бу кием-салым гына түгел. Сабын, автопокрышкалар, дарулар, төзү материаллары һәм биологик ягулык – бу әле тулы исемлек түгел. Күп кенә илләрнең товар әйләнешендә техник культуралар нефть, тимер руда яки газ кебек үк, зур әһәмияткә ия. Әмма безнең дөньяда кукуруз, соя, рапс һәм көнбагыш зур ихтыяҗга ия булган вакытта, илебезнең төп экспортлы продукты булып бодай һәм арпа кала. Мондый очракта, әлбәттә инде, кукуруз һәм көнбагышның коммерция җәлеп итүчәнлеге дә югары була. Шуңа күрә безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре соңгы елларда нәкъ тә шушы техник культураларга күбрәк игътибар бирә башладылар.

- Бүген һәр аграрийның бурычы – бер гектар сөрүлек җирдән күбрәк керем алу. Кызганычка, узган ел белән чагыштырганда, быел бөртекле культураларны сату бәяләре кимеде, ә менә техник культураларга бәяләр тотрыклы. Ягъни, техник культуралар хуҗалыкларга акча эшләргә һәм үсәргә ярдәм итә. Ә әлеге семинар аграрийларга җитештерү елы ахырында нәтиҗәләр ясарга һәм үзе өчен нинди орлыклар кулланырга, киләчәктә нинди технологияләр сайларга, киләсе ел өчен нинди җиһаз алырга кирәк булачагын хәл итәргә ярдәм итә, - ди безнең район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Техник культуралар үстерү, чәчү мәйданнарын арттыру эше безнең районда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы белән хәбәрләшеп алып барыла. Әгәр узган елда техник культуралар барлык мәйданнарның 6000 гектарын алып торган булса, быел инде 7000нән артык гектар кукуруз, көнбагыш һәм рапска бүленеп бирелгән.

- Бүгенге көндә 2350 гектар рапс тулысынча урып-җыелган, уртача уңыш чыгышы – гектардан 16 центнер. 4130 гектар көнбагышны урып-җыясы кала. Аның майлылыгы буенча кондициягә җиткәнен көтәбез. Шулай ук 1610 гектар кукуруз урнаштырылды, әмма ул уңай температураларның таләп ителгән суммасын җыя алмады, гадирәк әйткәндә, аңа җылылык җитмәде. Шуңа күрә аны инде азык буларак кына кулланачакбыз, - ди Ирек Расулович.

Бу юлы безнең район кырларында республиканың төрле районнарыннан хуҗалык җитәкчеләре һәм үсемлекчелек буенча төп белгечләре булды. Ә “Казан Агрохимсервис“ ҖЧҖ вәкилләре аларга һәрбер тәкъдим ителгән үрнәкнең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.

- Киләсе сезонга кукуруз һәм көнбагыш гибридларын сайлау һәм заказ бирү турында инде хәзер уйларга кирәк, - дип раслыйлар белгечләр.

“Казан Агрохимсервис“ ҖЧҖ яңа агротехнологияләр җитештерә, кызыксынган оешмаларга агрохимик ярдәм күрсәтә, хуҗалыкларны кыр культуралары орлыклары, үсемлекләрне саклау чаралары һәм микроашламалар белән тәэмин итә, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100