news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч кырларында чәчеләчәк уҗым кырлары 15 мең гектардан да артып китә

Хәзерге вакытта шуның 2,8 гектарында эш башкарылган

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Питрәч муниципаль районы кырларында уҗым культуралары чәчү уңышлы алып барыла. Быел алар 15 мең гектардан күбрәк мәйданны били. Бүгенгә 2,8 гектарда эш башкарылган, дип хәбәр итә “Алга” газетасы хәбәрчеләре.
Иң беренче уҗым чәчүгә “Ак Барс-Питрәч” ачык акционерлык җәмгыяте механизаторлары керешкән. Монда уҗымга 3600 гектар мәйдан бүлеп бирелгән. 1500 гектарда эш башкарылган. Хуҗалык кырларының берсендә Ленар Сираҗетдинов эшли. Яшь механизатор заманча “Нью-Холланд ТС-430” тракторына “Флексикойл” чәчү агрегаты тагып эшли. Көненә 120-130 гектар җиргә орлык сала.
– Һава бик әйбәт тора, техника бик яхшы, эшләү өчен бөтен шартлар бар, – ди Ленар. – Шуңа да бөтен көч-куәтне җигеп, күңел биреп яраткан эшеңне генә башкарасы кала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot