news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч кырларында бүген дә комбайннар эшли

Быел районда көнбагыш 4148 гектарда чәчелде, дүрттән бер өлешен җыеп аласы калды.

(Питрәч, 2 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Урак сезоны инде күптәннән артта калды, шулай да Питрәч кырларында бүген дә комбайннар эшли. Һава шартлары аграрийларны ныклыкка сынауны дәвам итә, инде декабрь ае булуга да карамастан, көнбагыш һәм кукуруз мәйданнарының соңгы гектарлары үз сәгатен көтә. Ноябрьнең җылы торуы аркасында, әлеге культураларны вакытында җыеп алып булмады. Һәм хәзер, җир катыргач, комбайнчылар һәр сәгатьне файдага үткәрергә тырыша.
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ кырларында хәзерге вакытта ике бригада эшли – унбер комбайн һәм биш КамАЗ. Алар, хәтта төнлә дә кырга чыгалар, дип яза җирле басма.

– Быел бездә көнбагыш 1908 гектар тәшкил итә, шуның яртысыннан күбрәген җыеп алдык, – диде хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов. – Әлбәттә, көнбагыш, кукуруз кебек җылы яратучы культуралар өчен сезон бик үк уңай булмады. Моннан тыш, без уңышны җыеп алуга, республиканың барлык калган предприятиеләрендәге кебек, узган елгыга караганда бер айга соңга калып керештеләр. Нәтиҗәдә, гадәттәгедән бик күпкә соңарып эшләрне төгәллибез.

Мондый экстремаль шартлар бар нәрсәгә дә йогынты ясый. Һава шартларының көйсезлекләре инде кешеләрне алҗытып бетерде. Шулай да алар киеренке графикка түзәләр, эшләрен бөтен көчләрен биреп башкаралар. Урак өстендә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ кырларында бригадир Айрат Галләмов җитәкчелегендә районның алдынгы бригадаларының берсе эшләде. Ә хәзер кызу урак өсте артта калды, егетләр хуҗалыкта үзләренең төп эшләренә күчте. Ә менә бригадир комбайн йөртүен дәвам итә.

- Бүген төнге сәгать икедә чыктык, көндезге сәгать икегә кадәр эшлибез, әлегә һава шартлары ирек бирә. Шул рәвешле, көн саен һава шартына туры китереп эшлибез, - дип сөйли Айрат. – Сезон, чыннан да, бик сузылды, элегрәк декабрь аена кадәр җыярга туры килми иде. Быел мине кабат урак өсте лидерларының берсе буларак, санаториягә юллама белән бүләкләделәр.

Әмма әлегә эшчеләр ял турында хыяллана гына алалар. Хәтта кырга алып киленгән төшке аш та аз вакыт сарыф итә. Кыска тәнәфес – һәм кабат руль артына.

- Мин хуҗалыкларда инде 30 елдан артык эшлим, - ди ашлыкны кырлардан киптергеч биналарга ташучы, КамАЗ йөртүче Рөстәм Нигъмәтҗанов. – Шулай да мондый соң урып-җыюны хәтерләмим. Алдагы көннәрдә һава торышы эшне тәмамларга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез. Көзге яңгырлар, дымлылык, томан уңышка да йогынты ясады. Көнбагыш орлыкларын, дымлы булуы аркасында, озак киптерергә кирәк, киптергеч ике сменада эшли, уңыш чыгышы да югарырак булырга мөмкин иде, әмма мондый шартларда югалтуларсыз булмый. Хәер, бу башка техник культураларда азрак чагылды. Мәсәлән, рапс өчен сезон уңышлы булды, ул вакытында өлгерде, һәм аның уңыш чыгышы да яхшы.

- Рапсны 4920 гектарда үстерделәр, бер гектардан уңыш чыгышы 12,3 центнер тәшкил итте, - дип билгеләп үтә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров. – Гомумән алганда, бездә “табышлы” культураларны үстерү технологиясен барлык предприятиеләрдә дә инде үзләштереп бетерделәр. Ләкин менә мондый сезон – ниндидер үсемлекләр өчен начар, ә башкалар өчен – киресенчә булды. Бу бәяләрдә дә чагылыш тапты. Быел бөртекле, шул исәптән, техник культураларга бәяләр, узган елгыга караганда, түбәнрәк. Шулай да, бу чәчү кампаниясе планнарына бик үк йогынты ясамый. Нигездә, үстереләчәк культуралар күләме шул ук дәрәҗәдә калыр, дип уйлыйм.

Быел районда көнбагыш 4148 гектарда чәчелде, дүрттән бер өлешен җыеп аласы калды. Әлеге культураның иң зур мәйданнары “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдә – 1908 гектар һәм Золина Е.Н. крестьян-фермер хуҗалыгында – 1450 гектар. “Рацин-Шәле” ҖЧҖдә 350 гектар һәм башка хуҗалыкларда бераз азрак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100