Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч командасы хоккей турниры призеры булды
Питрәчле Илмир Дәминов турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып саналды.
(Питрәч, 15 февраль, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Мамадышта урта төркем (2005-2006 елгы) яшүсмерләр арасында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабы финал уеннары булып узды. Питрәчлеләр дә пьедесталга күтәрелде, дип яза җирле басма.
Сигез команда, шул исәптән, Питрәч хоккейчылары да, ике төркемдә уйнадылар. "Пестрецы-2006" (тренер Виктор Сорокин) үз төркемендә "Зилант" (Казан) командасын - 13:1, "Арктика"ны (Буа) - 6:1, "Нефтяник"ны (Лениногорск) - 3:1 исәбе белән җиңде. Беренче урын өчен көрәштә, ярышлар финалында "Пестрецы" башка төркем җиңүчесе - "Олимп" (Мамадыш) командасы белән очрашты һәм аңа 2:6 исәбендә җиңелде. Шул рәвешле, районның яшь хоккейчылары, нәтиҗәдә, 2 нче урын алдылар.
Питрәчле Илмир Дәминов турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып саналды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз