Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч кинотеатры иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал дип танылган
«Батыр» кинотеатры I дәрәҗә диплом алды.
(Питрәч, 23 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). «Татаркино» 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Питрәч районы «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең кино хезмәт күрсәтү бүлеген «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинозал» номинациясендә җиңүче дип таныды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу елның 11 аенда «Батыр»да 794 киносеанс булган, аларны 7113 тамашачы караган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында татар киносы да бар. Күрсәтелгән киноларның иң соңгыларының берсе «Әпипә» кинокартинасы. Шулай ук быел кинотеатр балалар шәһәрчеге һәм наратлык территориясендә ачык һавада фильмнар карау оештырды.
«Без эшебезгә шундый югары бәя бирүләренә шатбыз. Питрәч кинотеатры һәрвакыт уңышларга иреште. Бу кино челтәренең алыштыргысыз җитәкчесе, мәрхүм Альберт Левицкийның бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәте нәтиҗәсе дә», — дип уртаклашты кино хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Роднова.
Ул шулай ук «Батыр» кинотеатрының 2021 елда капиталь ремонт республика программасына кертергә планлаштырылуы турында да әйтеп узды.
«Тиздән бездә тагын да уңайлырак булыр дип өметләнәм», — диде Ирина Геннадьевна.
Традиция буенча «Батыр» питрәчлеләрне алдагы каникулларда Яңа ел киносеанслары белән сөендерәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз