news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч керәшеннәре “Башваткыч” тапшыруында халкыбызның матур җырларын башкарды

Интеллектуаль викторинада “Чулпы” һәм “Сәяр” халык ансамбльләре солистлары үз көчләрен сынады.

Питрәч керәшеннәре “Башваткыч” тапшыруында халкыбызның матур җырларын башкарды
tuganaylar.ru/

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 15 майда Питрәч районы керәшеннәре ТНВның “Башваткыч” тапшыруында булып кайтты. Алар керәшен һәм Питрәч төбәге темасына кагылган сораулардан төзелгән кроссворд чиштеләр, халкыбызның матур җыруларын башкардылар. Бу турыда "Туганайлар" басмасы хәбәр итә.

Интеллектуаль викторинада “Чулпы” һәм “Сәяр” халык ансамбльләре солистлары Ольга Семёнова, Айдар Маннапов һәм Маргарита Петрова үз көчләрен сынады. 

Җиңүче кем булганын “Башваткыч”ны караганнан соң белерсез. Тапшыруның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы соңрак хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot