news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чемпионат уенында мәйданга флаг алып чыкты

Алар - Эдуард Альмиев һәм Даниил Щербаков.

(Питрәч, 11 июль, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Фролова). FIFA балалар-яшүсмерләр программасы, балаларны зур футбол бәйрәме, 2018 елда Россиядә дөнья чемпионатына җәлеп итеп, меңләгән баланың хыялларын тормышка ашырды. Аның ярдәмендә, алты яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге дүрт меңгә якын бала һәм яшүсмер футбол хәрәкәтендә катнашты һәм үзләренең кумирлары, футбол йолдызларын якыннан күрә, алар белән аралаша алды. Әлеге бәхетле кешеләр арасында Питрәч интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче Эдуард Альмиев һәм Даниил Щербаков та бар иде. Алар дөнья чемпионатының чирек финалында - Бразилия-Бельгия уенында мәйданга флаг алып чыктылар, дип яза җирле басма.

- Бу хисләрне сөйләп-аңлатып кына бетерерлек түгел, миңа бар да ошады, - дип уртаклашты Эдуард. – Ниһаять, минем үз кумирым – Бразилия җыелма командасы уенчысы Неймарны күрдем, һәм тагын әле без запастагы уенчылар белән дә күрештек. Футболны бик яратам, үзем дә футбол уйныйм. Әмма бу очрашудан соң, миндә профессиональ футбол белән шөгыльләнү теләге туды.

Сүз уңаеннан, Эдуард футбол белән генә мавыкмый, ул күп кенә вокал конкурслар лауреаты булып та танлды һәм мәктәптә дә яхшы укый. Ә Эдуардның сыйныфташы Даниил Щербаковның укудан тыш, яраткан шөгыле – столярлык хезмәте. - Әлбәттә, футбол уйнарга яратам, - диде Даниил. – Еш кына дуслар белән җыелып туп тибәбез.

Әлеге үзенчәлекле тәҗрибә бу малайларга һәм яшь футболчылар буынына яңа һөнәри казанышларга этәргеч булыр дип ышанабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100