news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч хоккейчылары җиңүләргә ирешә

Ярышлар Яңа елдан соң дәвам итәчәк.

(Питрәч, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Илшат Гайсаров). Шушы көннәрдә яшь һәм ир-атлар хоккей командалары республиканың боз ареналарында күп очрашулар үткәрәләр, турнирларда катнашалар һәм җанатарларга онытылмас, киеренке минутлар бүләк итәләр һәм шулай ук аларны җиңүләре белән сөендерәләр, дип яза җирле басма. 

Зәйдә 2010 елгы яшь хоккейчылар арасында Яңа ел алды турниры булып узды. Анда алты команда катнашты. "Пестрецы-2010" командасы "бишле"гә чыгыш ясады (тренер Сергей Мошков). Яшь питрәчлеләр барлык биш матчта да җиңүгә ирештеләр һәм төп призны яуладылар. Нәтиҗәләр алдагы тәртиптә булды: "Олимп" (Самара) - 4:2, "Серебряные волки" (Алабуга) - 12:0, "Челны-2" - 12:3, "Яшьлек" (Зәй) - 6:2, "Челны-1" - 5:4.

Вадим Медведев иң яхшы сакчы булып саналды, Илья Фитисов көндәшләре капкасына гомуми санда 18 алка кертте. Бу команданың беренче зур җиңүе булды.

"Пестрецы" ир-атлар командасы быелгы сезонда ике турнирда катнаша.

Безнең хоккейчылар һәвәскәр лига беренчелегендә А+В дивизионында Казанда ике уен үткәрделәр. Башта алар ТНА командасын 9:2 исәбендә тар-мар иттеләр, әлеге очрашуда безнең сакчы Константин Игнатьев 4 алка кертеп һәм 2 гол пасы биреп, 6 очко җыйды. Аннары "Гагарин" хоккей клубы белән очрашуда 2:5 исәбенә оттырдылар һәм турнир таблицасының беренче рәтендә урын бирделәр.

Татарстан Республикасы беренчелеге өчен көрәштә питрәчлеләр башта Теләчедә җирле командага 0:1 исәбендә җиңелделәр, әмма киләсе уенда "Тимерхан" командасын (Байлар Сабасы) – 7:2 исәбе белән тар-мар иттеләр.

Питрәчнең башка "Олимп" командасы һәвәскәр лигада С дивизионында "Вымпел" ВДПО командасына - 2:3, "Аэропорт" хоккей клубына - 3:4 исәбендә җиңелде.
Авыл яшьләре арасында хоккей буенча ачык район беренчелегенә көрәш тә тулы куәткә бара. Анда 10 команда катнаша. Соңгы уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: Ленино-Кокушкино - Күн - 2:4, "Соболь" -

Күн - 4:1, Кощак - Теләче - 3:11, "Пестрецы-2" - "Беркут" (Татар Казысы) - 7:3, Теләче – “Беркут” – 7:4, Татар Тау Иле - Шәле - 0:6, "Пестрецы-2" - Пимәр - 8:1.
Ярышлар Яңа елдан соң дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100