news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч хоккейчылары дүрт тапкыр җиңде

Хоккейчылар арасында чираттагы тур уеннары булып узды.

(Питрәч, 22 февраль, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров)."Пестрецы" ир-атлар командасы Татарстан беренчелегендә "А" группасында Буада җирле команданы өстәмә вакытта, 5:4 исәбе белән җиңде, дип яза җирле басма.

Безнең команда үз бозында, ир-атлар арасында узган һәвәскәр лигада, Казан ТХФП командасын - 4:3 исәбендә җиңде һәм "А" дивизионында элеккечә өченче урынны алып тора. "С" дивизионында уйный торган Питрәчнең "Олимп" командасы исә ике җиңү яулады. Башта алар "Крылья" командасын - 6:0, аннары "КанАвто"ны - 6:4 исәбе белән җиңделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100