news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч халкы тротуарлар, мәйданчыклар һәм зиратка кадәр юл төзү өчен тавыш бирә

Быел халык уңай тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар төзүгә, Олан авылында яңа балалар мәйданчыгына һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар, Шихазда авылында зиратка кадәр юлны яңартачаклар.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрьдә, Питрәч авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Быел халык уңай тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар төзүгә, Олан авылында яңа балалар мәйданчыгына һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар, Шихазда авылында зиратка кадәр юлны яңартачаклар.

Сайлау көнендә, гадәттәгечә, 5 сайлау участогы эшләячәк: «Питрәч-Арена» боз сараенда, беренче һәм икенче мәктәп биналарында, район мәдәният йортында һәм «Батыр» мәдәният-спорт комплексында референдумнар уза. Аларда иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100