Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч хәрби комиссариатын Мәскәү комиссиясе тикшерде
Питрәч районы смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча, хәрби учетны оештыру буенча республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.
(Питрәч, 22 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәч районы смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча, хәрби учетны оештыру буенча республикада иң яхшыларның берсе дип танылды һәм конкурсның Бөтенроссия этабында аны тәкъдим итү хокукын алды. Хәзер Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы илебез буенча иң яхшы хәрби комиссариатны билгели. Генштабның махсус конкурс комиссиясе безнең районда булып китте, дип яза районның "Алга" газетасы.
Безнең күбебез хәрби комиссариат эшен, беренче чиратта, чакырылыш кампаниясе белән бәйләп карарга күнеккән. Һәр елны язын һәм көзен алар яшь егетләргә чакыру кәгазьләре тапшыралар, медкомиссиядә аларның сәламәтлекләрен тикшерәләр һәм аларны хәрби частьларга озаталар. Район хәрби комиссариатыннан яшьләрнең тормыш мәктәбенә юллары башлана да инде. Сүз уңаеннан, призыв кампаниясен үткәрү буенча да безнең район иң яхшылар рәтендә. Шулай да, хәрби комиссариат хезмәткәрләренең бу эш юнәлешләренең берсе генә. Моннан тыш алар кеше һәм халык хуҗалыгы ресурслары учетын алып бара, хәрби-патриотик тәрбия, мобилизациягә әзерлекне тәэмин итү, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар кабул итү, хәрби пенсионерлар һәм хәрби оешмалар белән эш алып бару белән дә шөгыльләнә. Һәр оешмада хәрби хезмәт итәргә тиешле хезмәткәрләр бар, алар призывниклар һәм запастагы хәрбиләр булырга да мөмкин. Федераль законда әйтелгәнчә, эш бирүче хезмәткәрләренең хәрби учетын алып барырга тиеш. Әлеге кагыйдәне үтәмәгән өчен штраф каралган, белә торып мәгълүматларны яшергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
– Һәр оешма хәрби учет алып барырга һәм хәрби комиссариатка мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Без бу эшне даими алып барабыз. Хәрби учетка төп таләпләр – бу мәгълүматларның тулы һәм дөрес булуы. Гражданнар турында мәгълүматлар аерым чорда иң яхшы белгечләрнең үзләренең эш урыннарында калып, белемнәре белән файда китерсен өчен кирәк. Тынычлык телисең икән – сугышка алдан әзерлән, диелә халык мәкалендә. Шуны әйтергә кирәк, хәрби учет алып бару – бу шундый әзерлекнең бер формасы. Ул никадәр сыйфатлы башкарылса, мобилизация шулкадәр сыйфатлырак үтә. Эшебезнең төп максаты тыныч вакытта оборонага максималь әзерлекне тәэмин итү. Безнең эштә икенче дәрәҗә бурычлар юк, – дип аңлата белгечләр.
Хәрби учетны иң яхшы оештыруга смотр-конкурс башта район күләмендә үткәрелде. Шунысы ачыкланды, Шәле авыл җирлегендә эш башкаларга караганда яхшырак алып барыла, ә оешмалар арасында беренче урында “Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ. Шуңа күрә Мәскәү комиссиясе район хәрби комиссариатындагы эшләр торышын тикшереп кенә калмады, Шәледә һәм кошчылык комплексында да булды.
Шәлелеләр кунакларны һәрвакыттагыча ипи-тоз белән каршы алды. Чәкчәк белән сыйланганнан соң комиссия эшкә кереште. Алар хәрби кешеләргә хас булганча зур җаваплылык белән оешкан төстә, җентекләп барлык документларны тикшерде.
“Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖдә тикшерүчеләрнең барлык сорауларына кадрлар бүлеге инспекторы, хәрби учетны алып баручы Физалия Никитина ышанычлы җавап бирде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз