news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч хәрби комиссариаты 100-еллык юбилеен билгеләп үтә

Узган ел хәрби учет оештыру смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча район республикада иң яхшы дип танылды.

(Питрәч районы, 7 апрель“Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Питрәч военкоматы 100-еллык юбилеен билгеләп үтә, дип яза җирле басма.

Питрәч районы хәрби комиссариаты илебез өчен иң катлаулы чорда – 1940 елның октябрендә оеша. Ул вакытта, сугыш елларында, кечкенә генә коллективка бик күп эш башкарырга туры килә – барлык булган ресурсларның исәбен алып бару, җыеннар үткәрү, мәктәпләрдә хәрби әзерлек алып бару,гомуми мәҗбүри уку курслары аша хәрби белгечләр әзерләү. Ир-атлар укчылар, автоматчылар, миначы, танк истребительләре һәм минометчылар булган. Хатын-кызлар – пешекче, телефонист, радист, артиллерияче-зенитчы, шофер, снайпер. Сугыш елларында Питрәч районыннан җиде меңгә якын кешене Бөек Ватан сугышы фронтларына җибәрәләр. Шуларның дүрт меңнән артыгы һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан питрәчлеләрнең һәрберсе диярлек бүләккә лаек булды һәм якташлары өчен геройга әйләнде.

Хәзерге вакытта районда илебез сакчыларына лаеклы алмаш үсә. Бу яшьтән төрле хәрби-патриотик хәрәкәтләрдә, акцияләрдә, уеннарда катнашучы мәктәп укучылары, һәм, әлбәттә инде, безне ңпризывниклар, солдатлар. Ел саен район хәрби комиссариаты адресына Питрәч егетләре турында яхшы бәяләмәләр генә килә.

Менә шушы көннәрдә районның Самарадагы шефлыктагы хәрби частеннан шундый хат килде. Командование хәрби частька узган елның көзендә килгән Руслан Гыймаев, Илдар Габделхаков, Юрий Пляшкин һәм Илсур Юнысовларның хәрби белгечлекләрне өйрәнүләре, үзләренә билгеләнгән йөкләмәләрне һәм сынауларны яхшы башкарулары, хәрби часть тормышында актив катнашулары турында хәбәр итә. Алар хәрби комиссариат, шулай ук район өчен дә зур горурлык.

Чынлыкта, хәрби комиссариат бүген күпчелек халыкның тормышында катнаша. Бу хәрби, отставкадагылар яки отставкага чыгачаклар гына түгел, ә барлык армиядә хезмәт итәргәтиешле, шул исәптән медицина хезмәткәрләре, һәм берничә башка һөнәр вәкилләре. Һәр оешмада диярлек штатларында хәрби хезмәт иткән, хәрби хезмәттә булырга тиешле хезмәткәрләр бар.

Питрәчлеләр үз вазыйфаларын лаеклы үти. Узган ел хәрби учет оештыру смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча район республикада иң яхшы дип танылды һәм районның конкурсның бөтенроссия этабында тәкъдим итү хокукына иреште, анда да аларның хезмәте лаеклы бәяләнде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100