news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч фермеры кәҗә сөтен Удмуртиянең Сарапул шәһәренә җибәрә

Көн саен туксан литр сөт савалар.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч районында утыз крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның дүртесе кәҗәчелек һәм кәҗә сөте җитештерү белән шөгыльләнә. Болар - Муллагалиев А.Р. КФХ, Рыжов Ю.П. КФХ, Шишикин А.М. КФХ. Алар иллегә якын кәҗә тоталар. Иң эре хуҗалык - Степанов Я.И. крестьян-фермер хуҗалыгы, анда йөздән артык кәҗә асрыйлар, дип яза җирле басма.

Степанов Я.И. крестьян-фермер хуҗалыгы Иске Шигали авылында урнашкан. Әлеге ферманы Яков Иванович Степанов җитәкли.

- Бу идея 2013 елда барлыкка килде, ул чагында мин 1300000 сумлык грант оттым, - дип сөйләде ачык йөзле хуҗа, - мин үзем авыл кешесе, Янсуарда колхозчылар гаиләсендә туып-үстем. Әтием Иван Яковлевич төзелеш бригадасында, ә әни Анисия Ивановна Ильич исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләде. Әнинең эше күп иде. Ул көне буе фермада булды, мин аңа бу эшендә булыша торган идем.

Әмма минем язмыш бераз башка юл буенча китте. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, "Иске Шигали" совхозында баш инженер булып эшли башладым. Әлеге һөнәрләр миңа алга таба да кирәк булды. Мин бүген теләсә кайсы техникада эшли алам. Печән әзерләүдә төрле транспортларда эшләргә туры килә. Кәҗәләр өчен азыкны үзебез әзерлибез. Бездә ун гектар җир бар, бу аз, әлбәттә. Печән бит күп кирәк. Быел һава шартлары яхшы булгач, үлән күп, аны чабарга, җыярга, киптерергә кирәк бит. Ашлыкны без сатып алабыз

Эш шуннан башланды: мин соңгы елларда эшләгән оешма таркалды, һәм мин үземне кабат авыл хуҗалыгында сынап карарга карар иттем. Гаиләм, дусларым белән киңәштем, Марий-Элгә барып кәҗәчелек белән танышып кайттым. Шуннан соң 27 сутый җир алдык та, йөз баш кәҗәгә ферма төзедек, Свердловск өлкәсеннән Заанинский токымлы кәҗәләр алып кайттык.

Әлбәттә, беренче елларны чыгымнар күп булды, яшь кәҗәләр барлыгы 2-2,5 литр гына сөт бирә иде. Ә соңгы елларда исә, бигрәк тә быел күтәрелеп киттек. Монда район җитәкчелегенең дә өлеше бар, ул сөт сату буенча проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте. Хәзер, көн аралаш безнең продукцияне Удмуртиядә урнашкан Сарапул шәһәреннән килеп алалар.

Бездә барлыгы йөз кәҗә бар, аларның яртысы савым кәҗәләре. Көн саен туксан литр сөт савабыз. Кәҗәләр арасында 5әр, 6шар литр сөт бирә торганнары да бар.

Әлбәттә, эш җиңелләрдән түгел, без көне буе фермада, ә кәҗә бәрәнләгәндә монда кунарга да туры килә. Бөтен гаиләбез белән эшлибез. Кәҗәләрне мин үзем савам, кечкенә вакытта әнием өйрәткән эшнең дә кирәге чыкты.

Хәзер миндә техника да, складлар да бар, эшне киңәйтергә, сыер фермасы ачарга планлаштырабыз. Эшләсәң авылда да яшәргә була ул, - ди Яков Иванович.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100